«Туган тел хәзинәләре» акциясе (6+)

8 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган тел хәзинәләре» дигән акция оештырды. 

сокровища
IMG-20211103-WA0040
IMG-20211103-WA0104
IMG-20211103-WA0050
IMG-20211103-WA0064
IMG-20211103-WA0074
IMG-20211103-WA0033

Урамда узган әлеге акциягә теләге булган һәркем кушыла алды. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп татар әдәбиятының классик язучылары Г.Тукай, М.Җәлил, Х.Туфан һәм замандаш шагыйрьләр Р.Миңнуллин, Р.Вәлиев, Г.Фәйзуллиналарның әсәрләрен укыды. Акциянең максаты – татар әдәбиятына кызыксынуны арттыру. Татар телендә яңгыраган һәр шигырьгә рус теленә тәрҗемәсе дә бирелгәнлектән, әсәрләрнең бар матурлыгын һәркем тоя алды, һәм шулай ук бу сүзлек запасын арттыру һәм аларны әйтүдә күнекмәләр булдыру өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Акциядә катнашучыларның барысы да зур кызыксыну белән – кемдер яшьлеген искә төшереп, ә кемдер тәүге тапкыр татарча шигырьләр укыды!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: